Буа шәһәрнен М.Вахитов исемендәге гимназиясендә республика күләм проект «Аулак өй — баттл» бәйгесе үтте. Буа данын гимназия укучылары командасы һәм «Ак калфак» татар хатын кызларынын иҗтимагый оешма әгьзалары яклады.
Проектның максаты — татар халкынын милли гореф гадәтләре белән таныштыру, милли гореф гадәтләргә, йолаларга ихтирам, җырлы-биюле уеннар аша туган телгә һәм әдәбиятка карата хөрмәт тәрбияләү.
Чара гимназия укучылары чыгышыннан башланды. 6 районнан килгән командалар классик әдәбияттан бирелгән шигырьләрнең исемен һәм авторын белергә,
тиз арада такмаклар язып җырларга тиеш иде. Шунда ук йөзек салыш уены оештырылды.
Буа командасы Кайбыч районыннан килүчеләр белән көч сынашты. Бәйге төркемендә ТР язучылар берлеге әгьзасы Гөлнур Айзетуллова да катнашып, үзенен өр-яна гына язылган шигырен тәкьдим итте.
Командалар арасындагы бәйгедә уңышлы чыгыш өчен гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Ильяс Абульханов, «Ак калфак»лы Нурдания Низамова җинүче исеменә лаек булды. Алар республика командасы составында алдагы этапта катнашу хокукын алды.
«Аулак өй — баттл» проекты катнашучылары проект җитәкчесе, ТР журналистлар берлеге әгьзасы Сәрия Закирова, жюри рәисе С.Сөләйманова премиясе лауреаты, шагыйрә Фәүзия Солтан имзалаган сертификатлар белән бүләкләнде.