Перейти к содержимому
Дом Дружбы народов Буинского муниципального района

Дом Дружбы народов Буинского муниципального района

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фотогалерея
    • Видеогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә «Татар кызы» бәйгесе узды

Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә «Татар кызы» бәйгесе узды

admin 24.03.2023

Район мәдәният йорты, «Бөтендөнья татар конгрессы»ның Буа районы җирле оешмасы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырган бәйгедә 7 кыз катнашты.

Сынаулар нәкь менә татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларны күрсәтерлек итеп сайланган иде. Бәйгенең буеннан-буена кызларның туган телләрен белүләре, милли гореф-гадәтләр, Буа районының иҗат кешеләре белән таныш булулары тикшерелде. Кызлар өй токмачы кисү буенча да осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурсның һәр баскычы кызларның аерым бер сәләтен ачып бирде. Кызлар үзләре белән дә үзенчәлекле, оригиналь итеп таныштырдылар. «Сорау-җавап» конкурсында үзләренең никадәр зирәк икәннәрен расладылар. Иң тәмле конкурсның берсе «милли ризык» булгандыр. Әлеге бәйгедә дә кызлар сынатмады. Берсеннән берсе тәмле, зур осталык белән әзерләнгән милли ризыклар алып килеп, үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр. Су юлы күренешләре исә иң күңеллеләрнең берсе булды.

Районда эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызларының беренче җитәкчесе, ТР язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Айзетуллова рәислегендә эшләгән жюри төркеменә җиңүчене билгеләргә җиңелләрдән булмады, чөнки кызларның һәрберсе «Татар кызы» исемен йөртүгә лаек иде.

Нәтиҗәдә Буанын иң гүзәл кызы Айгөл Садыйкова «Татар кызы-2023» бәйге җинүчесе дип игьлан ителде. Ул бүгенге көндә Буа ветеринария техникумының 1 нче курс студенты. Бәйгедә катнашкан һәр кыз номинацияләр буенча үз исемен алды.

Конкурсантларнын һәрберсе район башлыгы Ранис Камартдинов имзалаган дипломнар һәм бүләкләргә ия булдылар. Кызларга татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә, саклауга өлеш керткәннәре өчен «Бөтендөнья татар конгрессы»ның Буа муниципаль районы җирле бүлекчә җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

официальная группа в ВК БМР

Продолжить чтение

Назад: Буинцы могут изготовить себе изю к Сабантую
Далее: Буинские учителя родных языков стали призёрами Всероссийского конкурса

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57