Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Буа шәһәренең 2 нче лицеенда татар халкы мәдәниятенә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Чарада Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Теремкәй» курчак театры Ренат Харисның «Серле Алан» видео тасмага төшерелгән «Теремкәй» спектаклен сәхнәләштерде.
Алга таба татар халкының милли уеннарына багышланган «Йөзек салдым сикереп чык» дигән фольклор бәйрәме узды. Анда укучылар биеп кунел ачтылар, төрле уеннарда катнаштылар.
РДК Буинска