Перейти к содержимому
Дом Дружбы народов Буинского муниципального района

Дом Дружбы народов Буинского муниципального района

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фотогалерея
    • Видеогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Ак калфак» оешмасы вәкилләре очрашу уздырды

«Ак калфак» оешмасы вәкилләре очрашу уздырды

admin 28.02.2022

Буа районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре чираттагы очрашуга җыелды. Максатлары — оешмага яңа кешеләрне җәлеп итү, күрешеп фикерләшү, тәҗрибә уртаклашу, киләчәккә планнарны барлау. (ФОТО)

Очрашуда узган елда үткәрелгән эшләргә йомгак та ясалды. Бөтендөнья татар конгрессынын Буа җирле бүлекчә җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов милләтебез, телебез киләчәге өчен милли, рухи кыйммәтләрне саклап, аларны буыннан буынга тапшыручы «Ак калфак» вәкилләренә рәхмәт сүзләре белдерде. Моннан тыш район күләмендә «Әби, әни һәм мин», «Безнең гаилә тамыры» бәйгеләрендә катнашучыларга махсус бүләкләр тапшырды.

Очрашуда үзәк китапхәнә җитәкчесе Илүзә Җиһангир кызы чараны шигьри моңга күмде. «Гөлҗамал», «Буа моңнары» фольклор төркеменә йөрүчеләр җыр-моң белән, балалар бакчасы, мәктәп, медицина училищесыннан килгән укучылар да шигырь укып очрашуны бизәделәр.

Шунда ук ак калфаклы яшь кызларыбыз өчен Минзилә Галимҗан кызы остаханә үткәрде, сандыкларда сакланган кадерле ядкарьләрдән күргәзмә оештырылды. «Ак калфак»лылар үз фикерләре белән теләп уртаклаштылар.

Табын түренә милли ризыклар куелып, аралашу, күрешү чәй табыны янында дэвам итте.

РДК

Продолжить чтение

Назад: В Буинске провели квест-игру ко Дню родного языка
Далее: Многообразие культур показали на фестивале «Балкыш»

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57