Перейти к содержимому
Дом Дружбы народов Буинского муниципального района

Дом Дружбы народов Буинского муниципального района

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фотогалерея
    • Видеогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Ак калфак» җитәкчесе Мамадыш шәһәрендә күчмә утырышта булып кайтты

«Ак калфак» җитәкчесе Мамадыш шәһәрендә күчмә утырышта булып кайтты

admin 18.07.2022

Мамадыш шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Анда 6 чит илдән, Россия регионнарыннан, Татарстанның төрле районнарыннан килгән иҗтимагый оешма җитәкчеләре килгән иде. Катнашучылар арасында Буаның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Нурия Гайнуллова да катнашты.

Өч көнлек программа кысаларында «Ак калфак» активистлары Мамадышның танылган шәхесләре, тарихи урыннары белән танышты. «Яруллиннар туган җир бездә,тик бездә генә» темасы астында Кече Сон авылында композитор Яруллиннарга багышланган скверны ачу тантанасында катнашты. Фәрит Яруллин музеена, мәчеткә, тыл ветераннары хөрмәтенә һәйкәл һәм паркка экскурсиядә дә булдылар. Аккалфаклылар Кирмән җыенында һөнәрчеләр мәйданчыгы, мастер-класслар, күргәзмәләр белән танышты. Мәдәният йортында халык театры тарафыннан куелган «Данәгөл» спектаклен карады.

Аккалфаклыларның күчмә утырышы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Кадрия Идрисова һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашындагы пленар утырыш белән тәмамланды.

Байрак

Продолжить чтение

Назад: Конкурс лучших практик в сфере нацотношений принимает заявки
Далее: Коллектив «Сөембикә» принял участие в Международном фестивале

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57